14 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Ел ахырына кадәр Татарстанда тавыш сиреналары өчен тагын 200 җайланма урнаштырылачак
Ел ахырына кадәр Татарстанда халыкка ракета куркынычы турында хәбәр итә торган тавыш сиреналары өчен тагын 200 җайланма урнаштырырга ниятлиләр. ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Илья Начвин шулай дип белдерде.
-
Яңалыклар
Казан Россиянең төп гастрономия шәһәре дип табылган
Татарстан башкаласы Казан Россиянең төп гастрономия шәһәре дип табылган.
-
Яңалыклар
Татарстан компаниясенә туфракка зыян китергән өчен 19,8 миллион сум штраф салганнар
Татарстан компаниясен туфракка зыян китергән өчен 19,8 миллион сум штраф түләргә мәҗбүр иткәннәр, дип хәбәр итә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе: «Республика тарихы геология фәне үсеше белән тыгыз бәйләнгән»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасында катнашучыларны сәламләде. Олимпиада Әлмәт районындагы «Кояшлы» балаларны савыктыру лагеренда оештырылган.
-
Яңалыклар
Казанда балигъ булмаган балалар өчен электр самокатлары прокатын чикләргә телиләр
Бүгенге көннән Казан урамнарында электр самокатын арендага алу өчен цифрлы ID кулланырга мөмкин. Ел ахырына кадәр аларны балигъ булганнар гына ала алырлык итеп эшләргә ниятлиләр. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин журналистларга шулай дип белдерде.
-
Яңалыклар
Татарстанда ел башыннан кече үлчәмле суднолар белән бәйле фаҗигаләрдә 9 кеше һәлак булган
Татарстанда ел башыннан бирле кече суднолар белән бәйле фаҗигаләрдә 9 кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итте Татар транспорт прокуроры Фәрит Фатуллаев. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Мария Львова-Белова күп балалы гаиләләр өчен ипотека ставкасын киметергә тәкъдим итте
РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова күп балалы гаиләләр өчен ташламалы гаилә ипотекасы буенча түбәнрәк ставка билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы танышкан балалар омбудсмены эшчәнлеге турындагы докладта әйтелә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Республика урманнарында быел 225 ял зонасы тәртипкә китерелгән
Татарстанда быел урманнарга ял итәргә килгән гражданнар өчен 225 урын төзекләндерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча сөйләштеләр
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында җәмәгать тәрбиячеләре турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
-
Яңалыклар
Начвин: «Халык элемтә каланчаларыннан курка»
Татарстанда радиофобия очраклары аркасында операторлар элемтә каланчаларын сүтәргә мәҗбүр. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының коллегия утырышында министр Илья Начвин әйтте.
-
Җәмгыять
«Туган батыр» берләштерә: Алабугада традицион җәядән ук ату турниры узачак
1 август көнне Алабуга шәһәрчеге территориясендә бишенче тапкыр «Туган батыр» традицион җәядән ук ату буенча Бөтенроссия турниры узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Туган батыр» татар милли мәдәни проекты авторы, «Туган авылым» милли-туристик комплексының милектәше, җәмәгать эшлеклесе һәм татар меценаты Радик Абдрахманов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Сабада яшәүче Сәрия әби 95 яшен тутырды
Сабада гомер итүче Сәрия Фәхретдинова Югары Утар авылында туган. Башлангыч белемне үз авылларында, аннары Керәнне авылының 10 еллык мәктәбендә 7 сыйныф белем алган.
-
Яңалыклар
Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк
Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының коллегия утырышында министр Илья Начвин әйтте.
-
Яңалыклар
Үзмәшгульләр күбрәк кайсы тармакларда эшләвен әйттеләр
Татарстанда үзмәшгульләр эшчәнлегенең төп төрләре булып төзелеш, машина йөртүче хезмәтләре, пассажирлар йөртү, маркетинг һәм реклама, фатирны арендага бирү, продукция җитештерү кебек өлкәләр тора. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова әйтте.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов Казахстанда сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән очрашты
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Казахстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Тимур Солтангазиев, Казахстанның әйдәп баручы медицина югары уку йортлары һәм фәнни медүзәкләре ректорлары белән очрашты.